ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

13 ноябрь көнне күп санлы тамашачылар соравы буенча отчет-иҗат концерты булды. Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган «Адай ВЛКСМ) алга комсомольское племя»

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Игелек көне кысаларында балигъ булмаганнар белән «Мәрхәмәтлелек» темасына чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты - яхшылык һәм явызлык турында күзаллау, балаларда яхшы эшләр эшләргә тәрбияләү, балаларның фикерләү сәләтен үстерергә омтылу.

Олы Арташ  «Карлыгач» балалар бакчасының рус теле  дәресенә , «Башак» әкиятеннән Әтәч һәм аның Тычканнары кунакка килде.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә куркыныч-юнәлешле якын килүне гамәлгә ашыру турында

Олы Кибәче авыл җирлегендә арендага йорт төзү эше тәмамаланып килә. Төзелешне ПМК-159 оешмасы башкара. -Олы Кибәче авыл җирлеге.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» инновацион технологиясе эшли башлады. Әлеге технология өлкән гражданнарны өйдә карау белән шөгыльләнүче туганнарын, белгечләрне һәм башка затларны гомуми карау принципларына һәм реабилитацияләүнең техник чараларын куллануны күздә тота. Дәресләр кысаларында тәрбияне оештыру, гаилә низагларын хәл итү, стресс халәтен профилактикалау, инвалид һәм өлкән кешенең сәламәтлеге торышы үзгәрү, медицина манипуляцияләре күнекмәләре, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена, туклану һәм ашату кагыйдәләре, ятмаларны профилактикалау мәсьәләләре белән бәйле лекцияләр, гамәли дәресләр үткәрелә. Дәресләр атнага 1 тапкыр үткәрелә.

Теләгән кешеләргә өйрәтү күнекмәләрен карау үтенече белән мөрәҗәгать итү үзәге "Балкыш".

Шәмәрдән авыл җирленгдэ  гражданнарның үзара салымы буенча җирле референдумына әзерлек эшләре бара.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Авылларны төзекләндерү максатыннан Тимершык, К.Мишә, Сабай, Көек авылларында иске йорт, каралтылар сүтү эшләре дәвам итә. Тимершык авылында юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен урнаштырылган манекен ремонтланды. Көек авылында республика программасы нигезендә яңа күпер төзү эшләре башланды. 7 ноябрь көнне җирлек буенча чисталык акциясе оештырылып, чүпләр җыештырылды. 10 ноябрь көнне Казан шәһәрендә чираттагы ярминкәдә катнашып, шәһәр халкына авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияләр тәкъдим иттек "Тимершык авыл җирлеге"

Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 2018 елгы чемпионаты


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

  “Бердәмлек көне” унаеннан Олы Нырты “Миләшкәй” балалар бакчасында Татарстан Республикасында яшәүче халыклар белән танышу максатыннан  белем бирү эшчәнлеге үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International