Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсен үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла. Авылларны төзекләндерү максатыннан Тимершык, К.Мишә, Сабай, Көек авылларында иске йорт, каралтылар сүтү эшләре дәвам итә. Тимершык авылында юлда йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен урнаштырылган манекен ремонтланды. Көек авылында республика программасы нигезендә яңа күпер төзү эшләре башланды. 7 ноябрь көнне җирлек буенча чисталык акциясе оештырылып, чүпләр җыештырылды. 10 ноябрь көнне Казан шәһәрендә чираттагы ярминкәдә катнашып, шәһәр халкына авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияләр тәкъдим иттек. "Тимершык авыл җирлеге"