14 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Ижау шәһәреннән килгән «Олимпия» − дип исемләнгән цирк программасы узды. Цирк программасы үз эченә хайваннар белән күп төрле күңелле номерлар һәм бәйгеләр алды. Кечкенә тамашачылар зур алкышлар белән рәхмәтләрен белдерделәр.
11 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Мирас” фольклор коллективы белән берлектә Саба район мәдәният йортында үткәрелгән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Җиңү байрагы” газетасы редакторы урынбасары Нәгыйм Нигъмәтҗановны искә алу кичәсендә катнаштылар. Олы Шыңар авыл җирлеге.
Саба муниципаль районы администрациясе актлар залында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин «Ватанны саклау» дигән темага лекция үткәрде.
2018 елның 7 ноябрендә Сатыш авыл мәдәният йортында "Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында «ТопГаз» ҖЧҖ мәйданчыгына инженер челтәрләрен төзү" объекты буенча планлаштыру проектын шәһәр төзелеше ягыннан нигезләү мәсьәләсе буенча халык алдында тыңлаулар булып узды.
Сатыш авыл җирлеге
2018 елда КФХ башлыгы Габдрахманов Ришат Мударис улы дәүләт ярдәме программасы буенча Яшь фермерларга ярдәм итү програмасында катнашты. Хэзерге вакытта ферма төзелеше алып барыла.
Кичә 2018 елның 13 ноябрендә Район мәдәният йортының спорт залында Саба муниципаль районының өстәл теннисы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 2018 елгы чемпионатынын чираттагы уеннары булып узды.
Ял көннәрендә Иске Икшермә мәдәният йортында Валентина Михайловна Пискунованың юбилей кичәсе булып узды, аңа 70 яшь тулды. Ул инде 5 елга якын «Сударушки» ансамбле составында чыгыш ясый. Валентина Михайловнаны котларга район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Сабиров Расих Хәсән улы килгән иде, шулай ук аны авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәммәтов Нияз Наил улы, юбилярның якыннары һәм иҗади дуслары котлады. Иҗади уңышлар телибез!
Бүген Лесхоз интернат-йорты культорганизаторы Валиева И. И. җитәкчелегендә биредә яшәүче әби-бабайлар белән фототерапия уздырдылар. Фототерапия-фотография карау вакытында өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек, әхлакый, психологик һәм социаль тотрыклылык булдыру, шулай ук үз-үзеңә югалган ышанычны кайтару. Башка кешеләр төшергән фотопортреты кешегә үзен читтән күрү мөмкинлеге бирә. Кешеләр, бигрәк тә өлкәннәр, әйләнә-тирәдәгеләрнең ничек кабул итүләре турында бик сирәк уйлана. Һәм еш кына үзләрен бөтенләй башка сурәтләрдә күреп шаккаталар. Шулай итеп, терапевтик яктан сурәтләрнең визуаль эчтәлеге генә түгел, ә кешенең фотосурәтләр белән аралашуы процессында булган барлык нәрсәләр дә әһәмиятле булып тора. Хатирәләр, хисләр һәм уйлар, фотографик диалог тарафыннан барлыкка килә торган, кайвакыт күренешләргә турыдан-туры реакция белән чагыштырганда, әһәмиятлерәк. Дәрестә интернат карамагындагылар күп санлы фотографияләр арасында үз образларын таптылар. Соңыннан белгеч белән берлектә ватманга ябыштырдылар.
13 ноябрь көнне Саба раоны хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую, машина-трактор паркларының 2019 елгы кыр эшләренә һәм ремонт сезонына эзерлеге буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Район хуҗалыкларын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының инженер техник бүлеге начальник урынбасары Габбасов Ильнар Хатифович, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Харисов Раиф Вазифович, игенчелек буенча консультант Нигаметзянов Ринат Фердинатович, Гостехнадзорның Саба районы буенча бүлек начальнигы Р.Р.Харисов, ФГУ "Россельхозцентр"ның Саба бүлеге начальнигы В.С. Кабиров составындагы комисия бәяләде. Комиссия әгъзалары 70 баллы система буенча районның 8 хуҗалыгында техниканы кышкы саклауга куюның торышын бәяләделәр, шулай ук оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлегендә тикшерделәр. Конкурс нәтиңәләре буенча беренче урын ООО «Игенче» - 70 балл; икенче урын ООО «Симет» - 69 балл; өченче урын ООО «Курсабаш» - 68 балл; Мичән бригадасы-67 балл. Комиссия Машина-трактор паркы торышын бик югары билгеләп үтте. Район буенча уртача балл 67,4.
Саба һәм Арча районнары чигендәге күрсәтмә такта “ Торак- коммуналь хуҗалыгының Саба күптармаклы җитешетерү предприятиясе”эшчеләре көче белән яңасына алыштырылды.Югары Симет авыл җирлеге.