Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасының рус теле дәресенә , «Башак» әкиятеннән Әтәч һәм аның Тычканнары кунакка килде. Әтәч балалардан үзенең Тычканнарына ипинең үткән юлы,аны үстерүдә катнашучы хезмәт кешеләре хезмәте белән таныштыруларын сорады.
Икмәк үстерүчеләр хезмәте турында тәрбияче Гөлзилә Хәтиповнаның балалар белән слайдлар, картиналар ярдәмендә кызыклы әңгәмәсе булды.
- Ипи нинди юл үтә?
-Басуларда кем эшли?
-Басуларда нинди машиналар эшли?
-Ашлык үстерү өчен нәрсә кирәк?
-Ипине нәрсәдән ясыйлар?
Әтәч һәм Тычканнар , «Башак» әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Соңыннан барсы бергә «Ак калач» уенын уйнадылар.