Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасының мини-футбол буенча икенче төркем уеннары

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

2018 елның 8-10 ноябрендә Саба районында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең Спартакиадасы мини-футбол буенча икенче төркем уеннары узды. Спартакиадада Татарстан Республикасының 16 муниципаль берәмлегеннән 150дән артык спортчы катнашты. Безнең район командасы икенче ел рәттән Спартакиада чемпионы булды. Икенче һәм өченче урыннарны Сарман һәм Балтач муниципаль районнары командалары алды. Команда составы: Миңнеханов Р.Н., Ишниязов М.Р., Закирҗанов Р.Р., Кәримов М. Р., Галиуллин А.М., Гарипов И.Р., Гәрәев А.Н., Заһидуллин Н.Н., Гайбадуллин Р.Р. Чын күңелдән спортчыларыбызны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз. Саба муниципаль районы командасы Спартакиаданың гомуми зачетында чемпион исемен яулар дип ышанып калабыз, әлегә безнең команда дүрт төрдән соң алда бара.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International