ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган чара булып узды. 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортының спорт залында чәй эчтеләр.  16: 00 барлык әниләрне бәйрәм белән Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы котлады. Аннан соң тамашачыларга Әтнә дәүләт драма театры Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" спектры тәкъдим ителде. Г. Тукай


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

23 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбе укучыларының Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Зал укучыларның әниләре һәм әбиләре белән тулы иде. Концертны алып баручылар җыелучыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда яхшы кәеф һәм игелеклелек атмосферасын булдырдылар. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, төрле күренешләр сәхнәләштерделәр. Һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланган иде. Әниләр балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр, рәхәтләнеп шатландылар. Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
 

Мәртен авылы халкы бәйрәмнәрне генә түгел, ә өмәләрне дә бердәм һәм күңелле үткәрә.

Мишә авыл җирлеге яңалыклары

Кичә 22 ноябрьдә Казан шәһәрендә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге старт алды.

21 нче ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы инициативасы буенча бездә тәрбияләнүче балаларның әниләренә бүләк ясадык.

22 нче ноябрь көнне “Курсабаш төп мәктәбе” укучылары “Дулкын” радиосында чыгыш ясадылар. «Курсабаш авыл җирлеге».

19-21 нче ноябрь көннәрендә Казан федераль университеты базасында «Милли хәзинә» Идел буе балалар һәм яшьләр халык иҗаты фестивале будыр узды.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

1998 нче елдан башлап һәр ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә, ул әниләргә чиксез мәхәббәт, хезмәт, кайгыртучанлык, түземлек һәм үз-үзеңне корбан итү көнен билгеләп үтә. 22 нче ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әни тормыш бүләк итте, миңа һәм сиңа» дип аталган әниләр көненә багышланган рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурс балаларның иҗади потенциалын үстерү һәм әниләргә мәхәббәт, аның һөнәренә хөрмәт, хезмәттәге уңышлары, иҗатындагы уңышлары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итеп үткәрелде. Шулай ук балалар белән матур стенгазета ясалды.

2018 елның 19 ноябрендә Байлар Сабасы район мәдәният йортының теннис залында адаптив физик культура программасы буенча  Республика семинары булып узды".


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International