Мәртен авылы халкы бәйрәмнәрне генә түгел, ә өмәләрне дә бердәм һәм күңелле үткәрә. 11 нче ноябрьдә Мәртен авылы зиратында өмә үткәрелде. Зираттагы сынган, корыган, ауган агачлар киселде, куаклар, корыган чирәм чабылды. Шулай ук, авыл мәчете территориясе җыештырылды, тирес таратылып, яз көне чәчәк утырту өчен җир әзерләнде. Өмә учакта пешкән ботка белән сыйлану һәм чәй эчү белә тәмамланды.
17 нче ноябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең "Республика татар мәдәнияте үзәге" дәүләт автоном мәдәният учреждениесе бинасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы ярдәме белән "Гасырлар авазы" Бөтенроссия татар фольклоры фестиваль - конкурсы узды. Әлеге фестивальдә Туктар авылы клубы каршында эшләп килүче “Гәрәбә” фольклор коллективы (җитәкчесе Мавлетова Г.М.) “фольклор” номинациясендә III дәрәдәге лауреат дипломына ия булды. Әлеге уңышлары белән “Гәрәбә” фольклор коллективын чын күңелдән котлыйбыз.
22 нче ноябрьдә Туктар авылы клубында Килдебәк һәм Мишә авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Әниләр көненә багышлап әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концерт бик күркәм һәм эчтәлекле булды. Әлеге концерт программасы белән мәдәният хезмәткәрләре 23 нче ноябрьдә Сабабаш, ә 24 нче ноябрьдә Килебәк авылы мәдәният йортында чыгыш ясыячак
Килдебәк авыл җирлеге.