29 декабрьдә, һәр елдагыча, Яңа ел алдыннан Мәртен авылында иске елны озаттылар. Авыл халкы һәм якташлар авыл клубына җыелдылар. Яңа елны каршылау һәркемгә туганнары, авылдашлары, дуслары белән очрашып, аларның хәлен белергә менә дигән сәбәп. Авыл клубында халык уйнады, җырлады һәм бер-берсенә бәхетле Яңа ел теләде. Бәйрәм лотереясе булды. Шулай ук авыл халкын һәм кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады. Кич җылы һәм дустанә шартларда узды.