Бэйрэм концерты

2018 елның 23 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында Саба интернат-мәктәбе укучыларының Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Зал укучыларның әниләре һәм әбиләре белән тулы иде. Концертны алып баручылар җыелучыларны сәламләделәр, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйттеләр. Алар залда яхшы кәеф һәм игелеклелек атмосферасын булдырдылар. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, төрле күренешләр сәхнәләштерделәр. Һәм болар барысы да яраткан әниләргә багышланган иде. Әниләр балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр, рәхәтләнеп шатландылар. Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International