Яңа ел-барлык балаларның иң яраткан бәйрәме. Бу-ялтырап торган чыршы һәм Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләре. Мөгаен, елына бер генә могҗизага кечедән алып олысына кадәр һәркем ышана торгандыр. Менә без, 3 январь көнне, балалар һәм ата - аналар белән бергә Олы Арташ авыл клубында бөтен кеше өчен Яңа Ел кәефе тудырырга, Кыш бабайны үз иҗатыбыз белән сөендерергә һәм аңа үзебезнең иҗатыбызны күрсәтергә булдык. Яңа ел могҗизаларын булдыруда Килдебәк мәдәният йорты мөдире кебек һәркем катнаша ала. Моның өчен теләк һәм бераз фантазия булу да җитә. Балалар эшкә дулкынланып, җаваплы килделәр, шуңа күрә аларның рәсемнәре матур, матур килеп чыкты. Балалар өчен баллы ризыклар бүләк булды. Шулай ук Кыш бабай алар белән төрле күңелле уеннарда уйнады. Кичә балалар өчен дискотека белән тәмамланды.