13-15 май көннәрендә Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча «Ак Барс - канат Кубогы»юниорлар һәм яшүсмерләр арасында Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда 7 төбәктән 276 спортчы катнашты.
Безнең спортчылар лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр һәм 14 медаль алып кайттылар.
11 яшькә кадәр:
Сафин Зиннәтулла 3нче урын ялгыз разрядта
Хуҗин Илдан/Сафин Зиннәтулла-3нче урын ир-атлар парлы разрядында
13 яшькә кадәр
Борһанов Данияр-3нче урын ир-атлар арасында ялгыз разрядта
Борһанов Данияр / Пулатов Аяз-2нче урын ир-атлар парлы разрядында
Хәбибуллина Наргиза/Ложиницына Эмилия - 3нче урын хатын-кызлар парлы разрядында
Борһанов Данияр/Хәбибуллина Наргизә-2нче урын катнаш парлы разрядта
15 яшькә кадәр
Идрисов Нияз/Гәрәев Данияр - 3 нче урын ир-атлар парлы разрядында
Идрисов Нияз / Сафина Элина- 3 нче урын катнаш парлы разрядта
19 яшькә кадәр
Зәйниев Айназ-1нче урын ир-атлар арасында ялгыз разрядта
Зәйнеев Айназ/Вебер Ярослав - 3нче урын ир-атлар парлы разрядында
Зәйниев Айназ/ Әхмәтова Ралина - 3нче урын катнаш парлы разрядта
Спортчыларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз!