«Кыш бабайда кунакта»

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе

02 январь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортынында балалар өчен «Кыш бабайда кунакта» чыршы бәйрәме узды. Балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм озын буйлы курчак килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар Кыш бабайны Яңа ел турында шигырьләре, җырлары белән сөендерделәр. Әти-әниләр бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды. Авылдашыбыз Рәхмәтуллин Айрат Нәгыймулла улына бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International