Яңа ел-барлык балаларның яраткан әкияти бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып көтәләр. 3 январь көнне Язлы Арташ авыл клубында Арташ авыл китапханәсе белән берлектә «Ә бездә Яңа ел, чыршы кунакка чакыра» исемле театральләштерелгән балалар Яңа ел бәйрәме үткәрелде . Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Күңелле уен программасы барысын да әкият дөньясына чакырды. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан татлы бүләк алдылар. Бәйрәм мавыктыргыч, күңелле узды һәм балаларга бик күп шатлык һәм күңел ачулар китерде. Һәр баланың йөрәгенә бәйрәмнең бер өлешен кертүебезгә без бик шат идек