1998 нче елдан башлап һәр ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә, ул әниләргә чиксез мәхәббәт, хезмәт, кайгыртучанлык, түземлек һәм үз-үзеңне корбан итү көнен билгеләп үтә. 22 нче ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әни тормыш бүләк итте, миңа һәм сиңа» дип аталган әниләр көненә багышланган рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурс балаларның иҗади потенциалын үстерү һәм әниләргә мәхәббәт, аның һөнәренә хөрмәт, хезмәттәге уңышлары, иҗатындагы уңышлары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә ярдәм итеп үткәрелде. Шулай ук балалар белән матур стенгазета ясалды.
2018 елның 19 ноябрендә Байлар Сабасы район мәдәният йортының теннис залында адаптив физик культура программасы буенча Республика семинары булып узды".
Явлаштау авыл җирлегенең административ бинасында капиталь ремонт тогәлләнде
"Саба муниципаль районы Корсабаш авылында күпфункцияле үзәк" төзелеше дәвам итә. Подрядчы оешма- ҖЧҖ "Ак Таш".- Инфраструктура үсеше бүлеге.
22 ноябрь көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе МБОУ "сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү интернат-мәктәбе" белән берлектә «Россия символлары»дигән Бөтенроссия әдәби-географик олимпиадасын үткәрделәр.
Егерме беренче заезда ГАУСО “КЦСОН “Балкыш” МТЗ СЗ РТ Саба муниципаль районы” тернәкләндерү бүлекчәсендә, Гумерова А. тарафыннан ,ял итүче өлкәннәребез белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелде: талантлар конкурсы, “Куңелле стартлар”, концерт булып узды.
18 ноябрь көнне Мичән авыл җирлегендә узган 2019 елга үзара салым җыю буенча җирле референдумында барлыгы 497 кеше катнашты. Бу барлык сайлаучыларның 98,61% ын тәшкил итте. Референдум бәйрәм рухында үтте, сайлаучылар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландылар.
Аз керемле гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү.
Түбән Шытсу авыл җирелегендә референдум булып узды. Халык бик актив рәвештә катнашты.
Елыш авылында күпер ремонтланып тиешле урынга урныштырылды.
Югары Шытсу авылында иске йорт сүтелде.
Аренда йорты төзелеше дәвам итә.
21 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләре «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә!» − дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Программада: татарча матур җырлар, халык биюләре һәм шигырьләр укылды. Тамашачылар концертта катнашучыларга рәхмәт әйттеләр.