ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Иске Икшермә авыл җирлеге буенча аз керемле гаиләләргә Саба муниципаль районының «Забота»  халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү фонды аша товарлар бирү гамәлгә ашырыла.

18 ноябрь көнне узган 2019 елга үзара салым җыю буенча җирле референдумында барлыгы 386 кеше катнашты. Бу барлык сайлаучыларның 90% тәшкил итте.  Референдум бәйрәм рухында үтте, сайлаучылар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйландылар.

Бүген балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреҗденияләре арасында балалар юл йөрү хәләкәте профилактикасы буенча үткәрелгән  “Светофор дуслар эзли” район конкурсының өченче “Иң яхшы театраль  күренеш” номинациясе үткәрелде.

Кече Шыңар авылында яшь белгечләр өчен 5  йорт төзелеп килә. Олы Шыңар авыл җирлеге.

2018 елның 15-18 ноябрендә уздырылган шахмат буенча Татарстан Республикасы команда чемпионаты тәмамланды.

           Бүген Лесхоз интернат-йортында яшәүче социаль эш буенча белгеч Валиева А. М. җитәкчелегендә цветотерапия-социаль технология үткәрделәр.

          Дәреснең максатлары:

- Эмоциональ киеренкелекне киметү

- Арыганлык һәм күз киеренкелеген төшерергә, күз авыруларын профилактикалау.

- Җитештерү һәм үз-үзеңне тикшерү, организмны ритмлау үсеше.

-Төркемдә уңай кәеф булдыру, киңлеккә юнәлеш бирү.

- Кул хәрәкәтләрен координацияләү эшен үстерү.

- Максатчан игътибарны үстерү.

- Образлы фикерләүне үстерү.

- Игътибарны үстерү.

- Бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәнергә.

- Коммуникатив сәләтләрне үстерү, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, башка кешене ишетү сәләте.

          Һәрберебез төсне интуиция дәрәҗәсендә тоядыр. Теге яки бу төс, күз куенына хәрәкәт итеп, барлык органнарыбызның яшәешенә тирән йогынты ясый, кеше физиологик фонын үзгәртә, аның нерв системасы торышына йогынты ясый һәм организмдагы гормональ үзгәрешләрне китереп чыгара. Һәр төс үзенчә. Төс безнең фикерләребезгә, җәмгыятьтә үз-үзеңне тотышына, кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итә.

            «Кояшлы кәеф» мавыктыргыч чарада катнашучылар төсләрнең кеше организмына тәэсир итүнең нәтиҗәле ысулы белән генә танышып калмыйча, нәтиҗәле күнегүләр дә ясадылар: "җил-җил", "кояш уйный" һәм уен «мондый төстә нәрсә була?».

            Биредә яшәүчеләр өчен дәрес зур кызыксыну уятты.

Педиатр көне 20 ноябрьдә билгеләп үтелә һәм шул ук көнне Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәләре  өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезгә үзләренә бирелгән тиешле эшләрен башкаралар.

Киләсе атнада Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты старт ала.

2018 елның 16-17 октябрь көннәрендә “2014-2020 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International