ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

18 ноябрь көнне Сатыш авыл җирлеге территориясендә 2019 елда үзара салым мәсьәләсе буенча референдум узды. Референдумда 968 сайлаучы катнашты, бу 87% тәшкил итә, шуларның 824е "Әйе" позициясе өчен тавыш бирде (98%), 16 катнашучы "Юк" позициясе өчен (2%). Җыелган акчалар түбәндәге эшләрне башкару өчен файдаланылачак:

- Сатыш, Казанче-Бигәнәй, Аккүл-Бигәнәй, Мамалай, Чабки-Саба авылларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау.

Сатыш авыл җирлеге


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында Шайдуллин Алмазның Россия Армиясе сафларына хезмәт итәргә китүе уңаеннан тантаналы кичә үткәрелде. Алмазны Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы, балалар бакчасы, “Туган як” җәмгыяте, мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге исеменнән тәбрикләп, бүләк тапшырдылар. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды.

Салым органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән.Сезнең намуслы хезмәтегез, юридик яктан белемле һәм һөнәри этика икътисади тотрыклылыгы, салым түләүчеләрнең хокукый культура дәрәҗәсе күтәрелә. Халык үзләрен социаль якланганын һәм киләчәкнең ныклы ышанычын тоялар. Сезнең зур һөнәри хезмәтегездән районның финанс,  социаль-икътисади сәясәте, бөгелмәлеләрнең яшәү дәрәҗәсе күтәрелүе, социаль программаларының хәрәкәтләнүе,  районның үсеше - күбесе сездән тора

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан даими рәвештә законсыз финанс операцияләренә, шул исәптән «финанс пирамидалары»га каршы оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары үткәрелә. Башка органнар белән берлектә планлы эш гражданнарның акчаларын офисларда кабул итүче гамәлдәге оешмаларның кимүенә китерде.

Бүген 2018 елның 20 ноябрендә Байлар Сабасы спорт комплексында инвалидлар арасында армспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына район сайлап алу ярышлары узды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре "Арт-терапия» программасы буенча балигъ булмаганнар белән дәресләр үткәрәләр.

Дәресләр вакытында балигъ булмаганнарның иҗади эшчәнлеккә мотивациясе уяна, танып-белү активлыгы формалаштырыла, коммуникатив күнекмәләр диапазоны киңәйтелә.

2018 нчы елның 18 нче ноябрь көнне Шәмәрдән авыл җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 2793 кеше (55,73%) катнышты, 73, 33%-“риза” ,

ә 26, 57%-“каршы” дип белдерде.

Шәмәрдән авыл җирлеге.

Шәхси эшмәкәр Аубакиров А. Г. Төп эшчәнлеге булып корпуслы мебель ясау тора. Хезмәткәрләрнең саны уртача -26 кеше. 2018 елның 9 аена башкарылган эшләр күләме 10885 мең сум тәшкил итә. - икътисад Бүлеге.

18 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертүе буенча референдум булып узды. Референдумда сайлаучылар актив катнашты. Җыелган акчалар Төбәк авылында басма салу һәм чишмә төзекләндерү өчен, Олы Кибәчедә зиратны койма белән әйләндереп алу һәм җирле әһәмиятттәге автомобиль юлларын төзекләндерү өчен, Кече Кибәчедә Бөек Ватан сугышы һәйкәле төзү өчен тотылачак.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

 Урта Нырты авыл  клубы  хезмәткәрләре  авылдашлар белән Кукмора района Ятмас – Дусай  авылы янындагы “Күз” чишмәсенә сәяхәт кылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International