Кече Шыңар авыл мәдәният йортында Шайдуллин Алмазның Россия Армиясе сафларына хезмәт итәргә китүе уңаеннан тантаналы кичә үткәрелде. Алмазны Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы, балалар бакчасы, “Туган як” җәмгыяте, мәдәният йорты, Олы Шыңар авыл җирлеге исеменнән тәбрикләп, бүләк тапшырдылар. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды.