Яңа ел-могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар белән әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар.
6 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Яңа ел йолдызының сере» - исеме астында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны бүләкләп киттеләр.
Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.