Туктар авылында балалар өчен бәйрәм

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

7 нче гыйнвар көнне Туктар авыл клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә балалар өчен "Яңа ел хыяллары" дип аталган яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Балалар өчен оештырылган бәйрәм уеннар һәм конкурслардан торды. Барлык кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар бүләкләр алдылар. Бу бәйрәм бик күңелле узды, барлык балалар да уеннарда актив катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, чыршы тирәсендә яңа ел җырларын җырладылар. Ә Кыш бабай белән Кар кызы иң җылы теләкләр теләп, балаларны Яңа ел белән котладылар. 

Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны  бүләкләп киттеләр.

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International