ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

18 ноябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертүе буенча референдум булып узды. Референдумда сайлаучылар актив катнашты. Җыелган акчалар Төбәк авылында басма салу һәм чишмә төзекләндерү өчен, Олы Кибәчедә зиратны койма белән әйләндереп алу һәм җирле әһәмиятттәге автомобиль юлларын төзекләндерү өчен, Кече Кибәчедә Бөек Ватан сугышы һәйкәле төзү өчен тотылачак.- Олы Кибәче авыл җирлеге.

 Урта Нырты авыл  клубы  хезмәткәрләре  авылдашлар белән Кукмора района Ятмас – Дусай  авылы янындагы “Күз” чишмәсенә сәяхәт кылдылар.

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү, хезмәт күрсәтү, төрле чараларда катнашу буенча максатчан эш алып барыла. Көек авылында республика программасына нигезләнеп яңа күпер төзү эшләре алып барыла. Тимершык авылында яшь белгечләр өчен аренда торак йортлары төзелә. 15 ноябрьдә Тимершык авылы  “Кояшкай” балалар бакчасында әти –әниләр җыелышы булып узды, зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан  “Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дип исемләнгән мастер-класс күрсәтелде. 18 ноябрь көнне җирлек халкы актив рәвештә җирле мәсәләләрне хәл итү буенча оештырылган референдумда катнашып үз тавышларын бирделәр “Тимершык авыл җирлеге”.

19 ноябрь көнне Саба 5-нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү буенча республика курслары тыңлаучылары тарафыннан стажировка үтте.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Куркынычсызлыгың - үз кулыңда» дигән темага белем сәгате үткәрделәр. Заманча балалар һәм яшьләр көн саен компьютер уеннарына, социаль челтәрләрдә виртуаль аралашуга бик күп вакытны сарыф итәләр. Укучылар белән әңгәмә барышында шәхси мәгълүматларны саклау ысулларына, балаларның интернеттагы иминлегенә төп куркыныч янауга, интернетта куркынычсызлык кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. 

18 ноябрь көнне Шекше авыл җирлеге биләмәсендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Җыелган акча авыл юлларын төзекләндерү өчен тотыла.

Халыкара студентлар көненә багышланган хатын - кызлар командалары арасында волейбол турниры.

2018 нчы елның 18 нче ноябрь көнне Саба шәһәр җирлеге биләмәсендә гражданнардан үзара салым акчасы җыю һәм аны куллану буенча җирле референдум уздырылды. Әлеге референдумда 5400 кеше (80%) катнышты, 75%-“риза” , ә 25%-“каршы” дип белдерде. 2019 нчы ел өчен җыелачак әлеге акчалар түбәндәге эшләргә тотылачак:

-Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә авомобильләр һәм җәяүлеләр күперләрен төзәтү (төзү);

- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә һәйкәлләрне төзәтү;

- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең урам юлларын вак таш белән түшәү;

- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә балалар мәйданчыгы төзү;

- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәнең тротуарларын һәм су агу улакларын төзәтү (төзү). Саба шәһәр җирлеге.

2018 елның 15 ноябрендә Юлбат авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме оештырылды. Чыгыш ясаучылар Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр, вәгазь тыңладылар, сүрәләр  һәм Коръән аятьләрен укыдылар. Чара ахырында чәй эчү оештырылды. Юлбат авыл җирлеге.

 

Артиллерия ярдәменнән башка Җиңүне яулап булмый диярлек. Сез армиянең төп көчләренә сугыш алып бару мөмкинлеге бирәсез,сезнең көчегез һәм төгәллек белән алда барган кешеләрнең язмышына бәйле. Шулай итеп, сезнең һөнәри бәйрәмегездә тормыш сезгә якты булсын, кичерешләрдән һәм мәшәкатьләрдән арыну, кирәкмәгән фикерләрдән саклап калсын һәм авыр, әмма мондый алыштыргысыз хезмәтне намус белән үтәргә мөмкинлек бирсен. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International