19 ноябрь көнне Саба 5-нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү буенча республика курслары тыңлаучылары тарафыннан стажировка үтте. Педагогларга мәктәпкәчә яшьтәге балаларның федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә социаль – шәхси үсешен оештыруның инновацион формаларын куллану буенча белем бирү программасы тәкъдим ителде.