Бүген балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреҗденияләре арасында балалар юл йөрү хәләкәте профилактикасы буенча үткәрелгән “Светофор дуслар эзли” район конкурсының өченче “Иң яхшы театраль күренеш” номинациясе үткәрелде.

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Бүген балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү учреҗденияләре арасында балалар юл йөрү хәләкәте профилактикасы буенча үткәрелгән  “Светофор дуслар эзли” район конкурсының өченче “Иң яхшы театраль  күренеш” номинациясе үткәрелде. Чыгыш темасы “ Юлларда күренеп тор”  дип билгеләнгән иде. Тәрбиячеләр һәм балалар бу юнәлештә үзләренең зур әзерлекләрен курсәттеләр, тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын бай эчтәлекле, күңелле чыгышлары белән сөендерделәр. Конкурсның нәтиҗәләре буенча бу номинациядә бер яшьтәге  балалар тупланган мәктәпкәчә әзерлек учрежденияләре арасында  түбәндәгеләр буләкләнде:

1 урын-  Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч”  балалар бакчасы

2 урын- Шәмәрдәннең 1 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы

3 урын- Шәмәрдәннең 3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы

төрле яшьтәге  балалар тупланган мәктәпкәчә әзерлек учреҗденияләре арасында  :

1 урын- Шекше “Акчарлак” балалар бакчасы

2 урын- Эзмә “ Саф чишмә” балалар бакчасы

3 урын- Килдебәк “Кояшкай” балалар бакчасы

Шулай ук “Безнең гайлә юл йөрү кагыйдәләренә буйсына” темасына фотоколлаж һәм “Иң яхшы методик эшләнмә” номинацияләренә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән буләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International