«Кушыл син дә, җырлыйк бергә!»

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

21 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләре «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен «Кушыл син дә, җырлыйк бергә!» − дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Программада: татарча матур җырлар, халык биюләре һәм шигырьләр укылды. Тамашачылар концертта катнашучыларга рәхмәт әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International