Кичә 22 ноябрьдә Казан шәһәрендә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге старт алды. Саба муниципаль районы вәкилләре бу ярышларда лаеклы дәрәҗәдә булуларын күрсәттеләр.
Егетләр командалары арасында: 1 урын Саба районы «Олимп " балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (составта катнаштылар: Заһидуллин Салават, Даулиев Газиз, Валимухаметов Гадел, Ибраһимов Мурат);
Кызлар командалары арасында: 3 урын Саба районы «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе(составта катнаштылар: Шиһапова Камилла, Кәримуллина Илсөяр, Нуруллина Сафия) һәм Түбəн Кама командасы;
Яшь спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге