Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Әниләргә бүләк” ясау чарасы.

2018 елның 23 ноябре, җомга

21 нче ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында тәрбияче Хузина Алисә Нәкыйп кызы инициативасы буенча бездә тәрбияләнүче балаларның әниләренә бүләк ясадык.

Илебездә билгеләп үтелә торган күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу-беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Россиядә Әниләр көнен чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтә башладылар. Хәер, бу бәйрәм-мәңгелек бәйрәм, һәр кеше өчен буыннан-буынга әни-тормышта иң төп кеше. 1998 елның 30 нчы январендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан нигезләнгән әлеге бәйрәм һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.  Бу дөрес тә: әниләргә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәң дә, моның өчен күпме генә сәбәп уйлап тапсалар да, артык булмас.

Бездә тәрбияләнүче балалар Әниләр көнен бигрәк тә яратып көтәләр. Чөнки бу әниләре белән тагын бер тапкыр күрешү, аның өчен матур шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау, вакытны күңелле үткәрү һәм иң мөһиме янәшәдә булу өчен тагын бер сәбәп. Бәйрәм бит бүләксез булмый. Без балалар белән, чүлмәккә розалар утырткан истәлек бүләге ясадык. Кызлар, малайлар бик тырышып эшләделәр, әниләре өчен ясаган бүләк аша барлык үзләренең җылы хисләрен, яратуларын белдерделәр.

 

Югары Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты- интернатында «Шәфкатьлек» бүлегендә «Истәлекле дата19.11.1942нче ел-Сталинград шәһәре астында Совет гаскәрләренең контр һөжүм итүе башлану. Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне» әңгәмә.

 

19 нчы ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. тарафыннан «Истәлекле дата19.11.1942нче ел-Сталинград шәһәре астында Совет гаскәрләренең контр һөжүм итүе башлану. Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне» темасы астында әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәнең максатлары:

-Истәлекле дата турында күзаллау булдыру;

-Өлкән буынга карата хөрмәт хисләре тәрбияләү;

-Сөйләм телен үстерү,сүз байлыгын арттыру буенча, эшне дәвам итү;

-Командада эшли белү алымын үстерү.

Ел да безнең илебездә истәлекле дата- артиллерия һәм ракета гаскәрләре көне, Сталинград шәһәре астында совет гаскәрләренең контр һөҗүм итүе башлану көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, әңгәмәнең башында, бәйрәм турында, кыскача мәгълүмат бирелде,аннан соң алар бу вакыйга турында кинодан кыска гына, өлешләр  карадылар. Балалар, бик игътибар белән, сөйләгәнне тыңладылар һәм әңгәмәдә катнаштылар, тәрбияче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әңгәмә бик кызыклы булды, балалар үзләре өчен, бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International