ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

22 декабрь  көнне Йосыф–Алан  авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Эх, яшь чаклар бар иде…» дип исемләнгән портрет кичә үткәрелде. Кичә авыл җирлегенең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашып,  авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерүдә үзләреннән лаеклы  өлешләрен керткән,  Каюмов Рифат, Сәйфуллин Маратларга багышланды. Кичә барышында юбилярларга багышланган күп хатирә – истәлекләр яңартылды, гаиләләре, туганнары, дуслары, авылдашлары тарафыннан изге теләкләр теләнде,  алар тормышының матур мизгелләре  презентация  аша да күрсәтелде. Чара җыр – моңга бай, эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр. 

Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә үтте.


23
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

22 декабрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Казан шәһәрендә узган «Яңа ел планетасы» бөтенроссия балалар иҗаты фестиваль-конкурсында катнаштылар.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

22 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән үзәк чыршы ачылу тантанасы булды. Халыкны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары − М.Р.Ишниязов һәм авыл җирлеге башлыгы − А.Н.Гараев бәйрәм белән котлады. Кичә «Яңа ел − яңа торсын, шатлыкка тулып торсын!» театраль күренеш һәм концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Чара бәйрәм салюты һәм дискәтүк белән тәмамланды.

Бүген, 2018 елның 22 декабрендә Байлар Сабасында урнашкан Спорт комплекста Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында «көрәш» буенча шәхси-команда турниры үткәрелә.

Иванова Регина Татарстан Республикасы Саба районы Иштуган бистәсендә 1989 нче елның 09 июлендә дөньяга килә.Әлеге бистәдә урта мәктәпне тәмамлап, кызчык Казан шәһәренә укырга китә. Урман инженер-экологы һәм педагог-психолог һөнәрләрен үзләштерә. Күрәсең, Регинаның белгечлек сайлавына туган ягының табигате этәрә (Иштуган бистәсе урман эчендә утыра).

    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы күп еллык традиция буенча инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрә.

    Мөмкинлекләре чикле кешеләр үз проблемалары белән бер-берсенә калырга тиеш түгел, һәм бу яктан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ачык диалогта кирәкле мәгълүмат булмау сәбәпле килеп туган актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкин булган очрашулар да зур роль уйный.

    ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре А. И. Хәлилов Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Шәмәрдән авылындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде.

    Очрашуда сатучы белән сөйләшүләр алып бару һәм кулланучы нинди хокукларга ия булу, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Очрашуда катнашучылар шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле сораулар белән дә мөрәҗәгать итә алдылар.

    Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы тапшырылды.

 

Сабинка елгасы яр буен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта подрядчы оешма ҖЧҖ "Базовый проект"  тарафыннан җәяүлеләр күперен тозү буенча эшләр башкарыла

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

    Хәзерге вакытта икътисад үсешен, оешмалар һәм предприятиеләрнең нормаль эшләвен, халыкның инде утларсыз уңайлылыгын һәм комфортын тәэмин итүне күз алдына китерүе кыен.

    Нәкъ менә сезнең хезмәтегез белән шундый кирәкле байлык булдырыла һәм тәэмин ителә. Социаль инфраструктураны камилләштерү, куркынычсызлыкны яхшырту, районның икътисади потенциалын тормышка ашыру, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү сезнең компетентлылыгыгызга, җаваплылыгыгызга, инициативалыгыгызга бәйле.

    Энергетикларның хезмәте аеруча хөрмәт һәм рәхмәткә лаек. Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык – болар барысы да үз эшенә бирелгән чын-чынлап батыр кешеләргә бирелә.

    Бу бәйрәм көнендә сезгә җаваплылык һәм профессиональлек өчен рәхмәт белдерәбез, алар ярдәмендә тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин ителә.

    Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, авариясез эш һәм җиңел булмаган, әмма мондый кирәкле хезмәттә уңышлар телибез! Тынычлык, иминлек һәм татулык сезгә!


21
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның 21 декабрендә Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды. Мәктәп директоры Газизов Алмаз Зиннур улы 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштыру өчен ата-аналар игътибарына Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет-докладын  тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International