Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты

2018 елның 21 декабре, җомга

Балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен матур традициягә әйләнде. Ел саен балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә мәктәбебезнең барлык бүлекчәләрендә укучылар: рәсем, бию сәнгате, музыка бүлеге үзләренең иҗади казанышларын күрсәтәләр.

2018 елның 21 декабрендә отчет концерт узды. Мәктәп директоры Газизов Алмаз Зиннур улы 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштыру өчен ата-аналар игътибарына Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет-докладын  тәкъдим итте. Әлеге доклад мәктәп алдында торган конкрет бурычларны хәл итүдә иҗтимагый ярдәм алу максатыннан ата-аналарга, укучыларга, укытучыларга мәктәп эшчәнлегенең нәтиҗәләре, аның проблемалары һәм казанышлары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде.

Балалар укытучылар белән бергә тамашачылар өчен зур тамаша әзерләп, үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар, алар арасында музыка уен коралларында искиткеч уен, матур җырлар, бию номерлары күрсәттеләр.

Балалар сәнгать мәктәбенең еллык отчет концерты үзенчәлекле нәтиҗәләр һәм мәктәп укучылары казанышларының күрсәткече булып тора. Концертта сәнгать мәктәбенең иң матур һәм кызыклы вакыйгалары, балаларның ярты ел эчендә өйрәнгәннәрен чагылдырдылар. Балаларны тыңларга һәм барысын да күрергә әти-әниләр, кунаклар килде. Тамашачылар яшь музыкантлар һәм башкаручыларның чыгышларын зур канәгатьләнү белән кабул иттеләр.

Сәнгать бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Газизова Г. Р. отчет концертына күргәзмә әзерләделәр, ул концерт идеясенә аваздаш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International