Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган "Көрәш" буенча ачык шәхси-команда турниры

2018 елның 22 декабре, шимбә

Бүген, 2018 елның 22 декабрендә Байлар Сабасында урнашкан Спорт комплекста Наил Хөснулла улы Хәмидуллин истәлегенә багышланган яшүсмерләр арасында «көрәш» буенча шәхси-команда турниры үткәрелә. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе: Марат Рәшит улы Кәримов, ТР «Көрәш» федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт мастеры Равил Гарифулла улы Хәйруллин катнашты; «Россия Көрәш федерациясе» башкарма директоры Булат Габдрахман улы Хәбибрахманов; Р.Н.Хәмидуллинның бертуганнары подполковник Раил Хөснулла улы Хәмидуллин һәм «көрәш» буенча Бөтенроссия турниры призеры Фидаил Хөснулла улы Хәмидуллин; Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы: Ирек Рамазан улы Гарипов; «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, «спорт комплексы» муниципаль бюджет учреждениесе, «йөзү бассейны-«Саба» муниципаль бюджет учреждениесе директоры: Рифат Револевич Хисамов, шулай ук башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Равил Гарифулла улы Хәйруллин - Татарстан Республикасының «Көрәш» федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт мастеры; Рәмис Шамил улы Илһамов - көрәш буенча судьялар коллегиясе рәисе.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Ирек Рамазан улы Гарипов - яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы; Рәшит Хәбибрахман улы Кәримов - адаптив спорт буенча тренер.

Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе Саба муниципаль районына көрәш келәменә сертификат бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International