Яңа ел планетасы «бөтенроссия балалар иҗаты фестиваль-конкурсы»

2018 елның 23 декабре, якшәмбе

22 декабрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары Казан шәһәрендә узган «Яңа ел планетасы» бөтенроссия балалар иҗаты фестиваль-конкурсында катнаштылар. Вокал номинациясендә барлык катнашучылар да I дәрәҗә лауреат булдылар: «Тамчы» вокаль ансамбле, Нуриева Наилә (җит. Харрасова Л. А.), Рәхимуллина Залина һәм Батыршина Динә (җит. Аксанова Л. М.). Инструменталь номинациядә тынлы оркестр укучылары - Степанов Виталий һәм Усманов Данис, II дәрәҗә лауреат - Сафиуллин Руслан (җит. Фәтхуллин А. А.), фортепиано бүлеге укучысы Сафиуллина Алия (җит. Фәттахова Р. К.). Укытучы Фәтхуллин Айдар Альберт улы «иң яхшы укытучы» дипломы белән һәм Фәттахова Римма Куяметдин кызы «Иң яхшы концертмейстер»дипломы белән бүләкләнде. Барлык җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International