22 ноябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән үзәк чыршы ачылу тантанасы булды. Халыкны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары − М.Р.Ишниязов һәм авыл җирлеге башлыгы − А.Н.Гараев бәйрәм белән котлады. Кичә «Яңа ел − яңа торсын, шатлыкка тулып торсын!» театраль күренеш һәм концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Чара бәйрәм салюты һәм дискәтүк белән тәмамланды.