Безнең исемнәр

2018 елның 22 декабре, шимбә

Иванова Регина Татарстан Республикасы Саба районы Иштуган бистәсендә 1989 нче елның 09 июлендә дөньяга килә.Әлеге бистәдә урта мәктәпне тәмамлап, кызчык Казан шәһәренә укырга китә. Урман инженер-экологы һәм педагог-психолог һөнәрләрен үзләштерә. Күрәсең, Регинаның белгечлек сайлавына туган ягының табигате этәрә (Иштуган бистәсе урман эчендә утыра).

Әтисе Рафаэль Федорович мәктәптә директор булып эшләгән (хәзерге вакытта хезмәт еллары өчен пенсиядә). Әнисе Светлана Юрьевна исә биология һәм химия укытучысы булып эшләгән.

Регина кечкенәдән үзенчәлекле бала булган, шуңа күрәдер инде һәр әйбердә яхшылык күрә белгән һәм университетның өлкән курсларында укыганда ук хәйрия фондына эшкә кергән (Анда ул 5 ел эшләгән).

Хәзер Регина Казан шәһәренең “Иман нуры” мәчетендә хәйрия фонды җитәкчесе булып эшли. Бу эшне аңа бергә укыган сабакташы тәкъдим иткән булган. Регина үзенчәлекле балалар белән эшли, аларны музейларга, театрларга, зоопаркларга йөртә. Ул бу балалар өчен тылсымлы затка әверелгән.

Регина хәйрия белән шөгыльләнеп кенә калмый, төрле конкурсларда да катнаша. Менә хәзер дә ул “Татарстан энҗе бөртеге” титулын алды. Буе кечкенә булса да, олы йөрәкле Регина Россия күләм конкурсларда республикабызны тәкъдим итәчәк.

Әлеге олы йөрәкле кешегә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International