Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” җәмгыятенең Кильдебәк бригадасында ферма территориясен Яңа 2019 елга бизәү.
Түбән Шытсу авыл җирлеге Кыш бабайлар бәйрәмендә актив катнашты.
26 декабрь көнне Район мәдәният йортында «Яңа ел – бәхет, шатлык безгә! " дигән яңа ел тамашасы булып узды.«Саба» ҖЧҖ хезмәткәрләре балалары һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе хезмәткәрләренең балалары өчен »
Саба районының Яңа ел чыршысын ачу тантанасында Сатыш авыл җирлегеннән килгән Әхмәдуллиннар гаиләсе җигүле атта катнашты. Шулай ук чыршы ачу тантанасында Бахровлар (Аккүл - Бигәнәй) һәм Гарипова (Мамалай) гаиләләренә үзләренең йорт яны территорияләрен Яңа ел белән бизәү өчен кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
Иске Икшермә авыл җирлегеннән Байкиев К. С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе Саба районының гомуми белем бирү мәктәпләре арасында кар сыннары ясау буенча 1 урынны алды. Сәнгать әсәрләренә үз өлешен кертүчеләрне котлыйбыз. Фигураларның тематикасы Россия буенча театр елына һәм Татарстан Республикасы буенча һөнәр елына багышланган иде.
МКУ “ТР Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе” 11нче сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә (законлы вәкилләренә), узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИда катнашу өчен, дәүләт йомгаклау аттестациясе узу турында гаризаларны 2019 елның 1нче февраленә кадәр тапшырып бетерергә кирәклеген искәртә.
2018 елның 25 декабрендә «Татнефть-Арена» да төп Яңа ел бәйрәме узды.
Әти-әниләр , балалар бакчасы һәм тәрбиячеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан МБМБУ «Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы” нда МКУ Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә “Балалар бакчасында проект эшчәнлеге” темасына район тәрбиячеләре өчен семинар утте.Югары Симет авыл җирлеге.
2018 елның 25 декабрендә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерацияләренең хисап конференциясе узды.
25 декабрь көнне Байлар Сабасы бистәсендә уздырылган Кыш Бабайлар парадында Яңа елга Чыршы бизәлеше буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды.