Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерацияләренең хисап конференциясе

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 елның 25 декабрендә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шайхразиев рәислегендә Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерацияләренең хисап конференциясе узды. Конференциягә  Сабантуй «балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Габдулманов Р. Н. чакырылган иде, ат спорты буенча тренер-укытучы Ахмитшина К. Н. шәкертләре Ахметвалиев А. һәм Байрамова Н. да бар. Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Х. Х. һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхрәзиев В. Г. сәламләделәр.

Тренер-укытучы Ахмитшина Кира Николаевна Татарстан Республикасы атчылык һәм ат спорты федерациясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ахметвалиев Айрат һәм Байрамова Натальяны ат спортында шәхси казанышлары өчен ТР атчылык һәм ат спорты федерациясенең мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Спортчыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International