Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе кар сыннары ясау буенча беренчелектә булдылар.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Иске Икшермә авыл җирлегеннән Байкиев К. С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе Саба районының гомуми белем бирү мәктәпләре арасында кар сыннары ясау буенча 1 урынны алды. Сәнгать әсәрләренә үз өлешен кертүчеләрне котлыйбыз. Фигураларның тематикасы Россия буенча театр елына һәм Татарстан Республикасы буенча һөнәр елына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International