Дәүләт йомгаклау аттестациясе узу турында

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

МКУ “ТР Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе” 11нче сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә (законлы вәкилләренә), узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИда катнашу өчен, дәүләт йомгаклау аттестациясе узу турында гаризаларны 2019 елның 1нче февраленә кадәр тапшырып бетерергә кирәклеген искәртә.

11нче сыйныф укучылары математикадан БДИны я профиль дәрәҗәсендә, я база дәрәҗәсендә генә тапшыра ала. Узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары профиль дәрәҗәсен генә бирә ала.

11нче сыйныф укучылары гаризаны үзләре укый торган  белем бирү оешмасына, узган еллардагы чыгарылыш укучылары мәгариф идарәсенә тапшыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International