МБМБУ «Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы»нда тәрбиячеләр семинары.

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

    Әти-әниләр , балалар бакчасы һәм тәрбиячеләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан МБМБУ «Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы” нда МКУ Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе планы нигезендә “Балалар бакчасында проект эшчәнлеге” темасына район тәрбиячеләре өчен семинар утте. Семинарда катнашучыларга сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча “Кыш бабайга кунакка” исемле ачык шөгел күрсәтелде. Шулай ук әти- әниләр һәм балалар бакчасы хезмәттәшлеген һәм Симет җирлеге авыл мәдәният йорты хезмәттәшлеген   ачык чагылдырган “Чыршы белән булган хәл” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Семинар ахырында түгәрәк өстәл артында семинарга куелган максатлар, бурычлар төгәл утәлде дигән нәтиҗә ясалды. Семинарның кульминацион өлеше истәлеккә фотога төшу белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International