Президент чыршысы

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

2018 елның 25 декабрендә «Татнефть-Арена» да төп Яңа ел бәйрәме узды. Саба районыннан 32 бала Президент чыршысында катнашты. Республика чыршысы-Татарстанда төп Яңа ел бәйрәме.

Балаларны котларга президент Рөстәм Минниханов та килгән иде. Тамашаның төп персонажлары әкият геройлары булды. Бәйрәм кичәсен җырчы Юлия Караулова дәвам итте. Чара бик матур һәм күңелле булды. Балалар бик теләп тыңладылар һәм артистлар белән бергә, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм тәмамланганнан соң балаларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International