ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишәбаш авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәм бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп һәм әкият персонаҗлары белән бергәләп биеп-җырлап дәвам ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

3 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният хезмәткәрләре Илебер авылы клубында, балалар өчен яңа ел бәйрәменә багышланган «Яңа ел алдыннан булган хәл...» − дип исемләнгән әкияти тамаша белән чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм чарасында куян ролен: Мичәнбаш клубы мөдире − Камилә Нигъмәтҗанова үтәде. Аннары бәйрәмне бизәлгән матур чыршы янында Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, әкият персонаҗлары белән бергәләп төрле уеннар уйнап һәм җырлап дәвам иттеләр.

Бүген, 2019 елның 3 гыйнварында Шәмәрдән авылында 2009-2010 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча ачык беренчелек булып узды. Ярышларда 5 команда катнашты: Саба, Шәмәрдән, Тимершык, Кукмара, Арча.

Эзмә авыл җирлеге клублары hәм мәдәният йортларында Яңа ел балмаскарадлары булып узды. Бәйрәмдә төрле уеннар, конкурслар оештырылды.Элеге чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлегенең барлык учрежденияләрендә Яңа елга багышланган чаралар үткәрелде.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2019 елның 4 гыйнварында узачак спорт чаралары:

2007-2008 елда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча «Олимп» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ачык Беренчелек 10.00 сәгатьтә башлана.

Байлар Сабасы ш.т. п. Кыш бабай призларына Саба районы беренчелегенә өстәл теннисы буенча ачык Беренчелек 10.00 сәгатьтә башлана.

Шулай ук "Нарат" боз сараенда һәм Шәмәрдән авылында тимераяклар прокаты, Байлар Сабасы бистәсендә һәм Шәмәрдән авылында чаңгы прокаты эшли, гадәти режимда йөзү бассейны эшли.

30,31 декабрь, 1 гыйнвар  көнне Явлаштау  авыл җирлегендәге мәдәният йортларында Яңа ел чаралары булып узды. Мәдәният йортлары һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашалары әзерләнде һәм Яңа ел лотереясы үткәрелде. Бәйрәм чарасы күтәренке кәеф, көлке һәм көчле алкышлар белән үрелеп барды. .

Яңа ел бары шатлыклар гына алып килсен. Яңа 2019 ел белән!

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

30 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр «Җыелыйк дуслар бергәләп зәңгәр ут яктысына...» − дип исемләнгән яңа елга багышланган маскарад-балы уздырды. Кичә әкияти театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Аннан соң бәйрәмне фойе өлешендә дәвам иттеләр. Анда матур концерт номерлары белән аралаштырылган төрле күңел ачу бәйгеләре, лотерея уеннары оештырылган иде. Бал-маскарад барлык килгән халыкның күңеленә хуш килде һәм бәйрәм дискәтүге белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 декабрь көнне Мишә авыл җирлеге предприятиеләре катнашында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары костюмнарында иң актив « артистлар» : Убырлы карчык, Кар королевасы, Кикиморлар, Үлемсез Кощей – бию һәм музыкаль номерлар белән әкият-күңел ачу программасы үткәрделәр. Соңыннан үзләренең чыгышларын Мишә авыл җирлеге оешмалары тәкъдим итте. Бәйрәм яхшы мәдәни-эстетик дәрәҗәдә узды, анда барлык катнашучылар һәм кунаклар күңел ачтылар, ахырда бәйрәм уңаеннан бәйрәм дискотекасына чакырдылар.Шулай ук бәйрәм салюты да булды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шу куптарган, искиткеч бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрдән торган тылсымлы бәйрәм. 30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Авыл халкына театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде. Матур костюмнар бәйрәм хисе бирде. Бу яңа ел кичәсенә килүчеләр тамашачылар гына түгел, актив катнашучылар да булды:яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International