Урамнарның яктылыгы мәсьәләсе кыш көннәрендә аеруча актуаль.
Кыш үзенең кар юрганы белән җирне каплауга һәр кешенең күңеле чана, чаңгы шуарга тарта. Быел кыш безне үзенең матур йомшак һава торышы белән сөендерде. Мондый көндә балалар да здание эчендә булырга яратмыйлар. Шуңа балалар Биккинин А.И. җитәкчелегендә чаңгыларын кичтән әзерләп: майлап куйдылар.
Приюттан ерак түгел урнашкан тау итәге күңелләрне җилкендерде. Балалар шау-шулап озак вакыт таудан шудылар. Приютка кергәндә һәрберсенең күңеле күтәренке иде.
Тагын җиһаз гарнитурыннан алынган смартфон ватылган, аны һич кенә дә алып килмиләр, сайтка заказ биргәне юк, сатучы минем акчаны кире кайтару таләбен кире какмый. Исемлекне дәвам итәргә мөмкин кадәр бесконечности. Кулланучы нәрсәгә хокуклы һәм мондый хокукны ничек гамәлгә ашырырга?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы халыкның кулланучылар белемен арттыру максатыннан даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.
2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районы Юлбат авылында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б. И. Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге консультанты А. И. Хәлилов әлеге җирлек хезмәткәрләре өчен күчмә кабул итү һәм семинар-уку үткәрде. Кабул итү максаты-кулланучылар базары һәм алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендәге законнар мәсьәләләре буенча халыкның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү, кулланучылар базарында мөстәкыйль һәм грамоталы тәртипнең тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру.
Кабул итү нәтиҗәсендә Юлбат авылы халкы файдалы консультация өчен рәхмәт белдерде. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы очрашулар, әңгәмәләр нәтиҗәсендә авыл җирлегендә яшәүчеләр гамәлдәге законнар буенча кирәкле мәгълүматны вакытында ала, дип билгеләп үтте.
13 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында һәм Сәрдә авыл клубында «Иске Яңа ел» бәйрәменә багышланган «Лотерея» уены булып узды. Уен арасында сәхнәдә үзешчән артистлар чыгыш ясады. Төп призлар булып – , кер киптергеч, электр чәйнеге, миксер, блендер, картина, кер утукләу тактасы уйнатылды. Спонсорлар булып «Игенче» җәмгыятьчеле иганәчесе фуражга боерык бирде, Aroma кафесы сертификат тапшырды.
Тенеки авыл клубында Юлбат мәдәният йорты хезмәткәләре, китапханәче һәм “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы белән берлектә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип аталган чара булып үтте. Китапханәчесе Хамитова Нәсфия “Ак калфак” оешмасының максатлары һәм эшчәнлеге турында сөйләде, күргәзмә белән таныштырды. “Халкыбызның күңел бизәкләре “дигән чарада яшьлектә җырланган җырлар, матур уеннар искә төшерелде, хатирәләр барланды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Иске Мичән авыл мәдәният йортында балалар өчен "Никотинсыз тормыш"дип исемләнгән әңгәмә һәм презентация күрсәтү оештырылды .Тәмәке тартудан иң күбе үпкәләр җәфа чигә. Тәмәке тарту якынча 100 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин. Бу яман гадәт балалар организмына бик начар тәэсир итә. Тәмәке тартучы укучылар укуда артта калалар, таркау, ялкау, тупас булалар. Аларда хәтер, күрү сәләте, акыл сәләте начарлана. Алар яшьтәшләреннән артта калалар. Без тәмәке тартуга каршы! Ул сәламәтлеккә зыян китерә!
Безнең илдә кышлаучы кошлар.Безнең өлкәдә кышлаучы кошларга кышкы суыклар тамаклары тук булган очракта гына куркыныч түгел. Алар үзләренә төрле юллар белән ризык табып тукланалар. Безнең илдә кышлауга 70 тән артык төрле кош кала.
20 январь көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире балалар белән “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән темага әңгәмә уздырды. Соңыннан кошларга җимлек куеп аларга туклану өчен жим куелды.
20 гыйнвар көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында «Театр турында ниләр беләбез» дип исемләнгән әңгәмә, фикер алышу оештырылды. Балалар беренче театрның кайда, ничек барлыкка килүе,анын актерлары кем булуы, режессерның театрда нинди урын алып торуы турында белделәр.Шулай ук балалар сорауларга бик актив җавап бирделәр,хәзерге театр, анын актерлары турында белгәннәре белән уртаклаштылар.
18 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты сәхнәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать сөючеләр көче белән әзерләнгән «Җырлыйк бергә, кушыл син дә!» - дип исемләнгән, «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүче өлкәннәр өчен, концерт программасы оештырылды. Концерт төрле элекке заман җырлары, халык биюләре һәм нәфис сүз чыгышлары белән матур итеп үрелеп барды. Мондый тамаша барлык килгән өлкәннәрнең күңеленә хуш килде, алар көчле алкышлар белән рәхмәтләрен белдерде.
Бүген 2019 елның 19 гыйнварында Байлар Сабасының спорт комплексында “Отцовский патруль. МыГоТОвы” Бөтенроссия акциясе кысаларында ГТО фестивале узды.