Бүген 2019 елның 19 гыйнварында Байлар Сабасының спорт комплексында “Отцовский патруль. МыГоТОвы” Бөтенроссия акциясе кысаларында ГТО фестивале узды. Фестивальдә 24 команда (балалар 2 ступень) катнашты, алар түбәндәге норматив төрләрендә көч сынашты: челночный йөгерү 3*10 м, турникта күтәрелү яисә отжимание (кызлар өчен), алга иелү, аркада ятып гәүдәне кутәрү (1 минут эчендә) һәм озынлыкка сикерү.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде:
Кызлы гаиләләр арасында:
1 урын Шайхетдиновлар Альмир һәм Мәрьям (Эзмә)
2 урын Касыймовлар Ришат һәм Гөлфинә (Килдебәк)
3 урын Гатауллиннар Илгизәр һәм Гөлфия (Сәләтле балалар мәктәбе)
Малайлы гаиләләр арасында:
1 урын Әхмәдуллиннар Илгизәр һәм Булат (Ю. Симет)
2 урын Назаровлар Дмитрий һәм Алексей (Иштуган)
3 урын Биктимировлар Альберт һәм Азат (Тимершык)
Балалар арасында иң яхшы нәтиҗәләр:
– челночный йөгерү 3*10 м-Назаров Дмитрий (7,44 сек.);
- турникта күтәрелү-Гәрәев Искәндәр һәм Мозаффаров Шерзоджон (14 тапкыр);
– отжимание-Гатауллина Гөлфия (34 тапкыр);
– алга иелү-Касимова Гөлфия (15 см);
– аркада ятып гәүдәне кутәрү (1 минут эчендә) -Фархуллин Раниль (59 тапкыр);
- озынлыкка сикерү-Гарәфиев Илгиз (187 см).
Иң яхшы нәтиҗәләр буенча төрләре арасында әтиләр:
- челночный йөгерү 3*10 м-Гәрәев Айдар (6,85 сек.);
- турникта күтәрелү -Ахмадуллин Илгизәр (23 тапкыр);
– алга иелү -Гарәфиев Илдар һәм Галимҗанов Ленар (18 см);
– аркада ятып гәүдәне кутәрү (1 минут эчендә)-Биктимиров Альберт (55 тапкыр);
- озынлыкка сикерү -Шәйхетдинов Альмир (259 см).
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.