“Тургай” приютында чаңгыда шуалар

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Кыш үзенең кар юрганы белән җирне каплауга һәр кешенең күңеле чана, чаңгы шуарга тарта. Быел кыш безне үзенең матур йомшак һава торышы белән сөендерде. Мондый көндә балалар да здание эчендә булырга яратмыйлар. Шуңа  балалар Биккинин А.И. җитәкчелегендә чаңгыларын кичтән әзерләп: майлап куйдылар.

Приюттан ерак түгел урнашкан тау итәге күңелләрне җилкендерде. Балалар шау-шулап озак вакыт таудан шудылар. Приютка кергәндә һәрберсенең күңеле күтәренке иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International