ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 7 февралендә Иске Икшермә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде::

1. Иске Икшермә авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2018 ел өчен хисабы һәм 2019 елда җирлекнең үсеш планнары турында.

2. 2018 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча хисап һәм 2019 елгы Гражданнар гарызнамәләре буенча җаваплар.

3. 2018 елда хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш һәм җинаятьчелек торышы турында җирлек өчен полиция вәкиле чыгышы.

4. Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче муниципаль районы буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин А. Р. Чыгышы.

5. Төрлесеннән:

- Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ф. Ш. Якубованың "пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында" чыгышы.

- Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Шәмәрдән цехы начальнигы А. Ш. Хаҗиев чыгышы.

– «Татэнергосбыт» АҖ Алабуга бүлекчәсенең Саба офисы начальнигы Р. Х. Галимҗановның «хезмәтләр өчен электрон түләү формалары турында»  чыгышы.

- Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. И. Котдусов чыгышы «эшкуарлыкны үстерү һәм аларны торгызуда дәүләт ярдәме чаралары турында».

6. Саба муниципаль районы башлыгы Р. Н. Миңнехановның йомгаклау сүзе.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

       2019 елның 12 февралендә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташы Хасбиева Г. Р. төркемнәргә бүлеп сәламәтлек торышына карап социаль хезмәт алучылар белән фитнес буенча шәхси дәрес үткәрде. Һәр төркем өчен күнегүләр комплексы эшләнгән. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен физик йөкләнешне алганда төрле  проблемалар исәпкә алына:  скелетның үзгәрүе, тонус күтәрелүе һәм мускулларның көчләренең кимүе, осанка һәм походканы бозу, хәрәкәтләрне координацияләү һәм тигезләшү. Өлкәннәрнең күз алмалары (бигрәк тә өскә) хәрәкәтендә чикләүләр бар, башны боргаларга туры килә һәм баш әйләнергә мөмкин. Психикадагы яшь үзгәрешләр турында да истә тотарга кирәк. Эмоциональ лабильность барлыкка килә (елау, көйсезлек, ворчливость), апатия, физкультура белән шөгыльләнергә теләмәү дә була. Боларның барысын да медицина хезмәткәрләре исәпкә алып интернат-йортта дәресләр үткәрә.

8 февраль көнне Югары Симет авыл җирлегендә “ Россия чаңгы юлллары -2019”- “Татарстан чаңгы юллары -2019 “ ярышы булып узды. Югары Симет авыл җирлеге.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8 февраль көнне Сатыш авыл җирлегендә "Россия  чаңгы юллары - 2018" һәм "Татарстан чаңгы юллары 2019" дип исемләнгән ярышы үткәрелде. Мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләре, җитәкчеләр бу ярышта бик теләп катнаштылар. Иң яхшыларына акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез,әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә,кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр,бәйләм бәйләгәннәр,җеп җерләгәннәр.Куллары,күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар,табышмаклар,мәкальләр әйтешкәннәр,тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр.Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.Күбрәк телевизор,компьютер,телефонда утыра башладык. Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә ,онытыла башлаган гореф-гадәтебезне,милли йолаларыбызны кире кайтару,халыкка җиткерү максатыннан “Кич утыру”фольклор кичәсе уздырылды. Бу кичәдә китапханәнең “Ак калфак”оешмасына йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Котдусова Нәзирә ачып җибәрде.Кичәгә килүчеләрне татар халык иҗаты китап күргәзмәсе белән таныштырды,халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Наза”, “Биш парлы”,”Түгәрәк” һ.б. уеннар уйналды,татар халык җырлары җырланды. Әлеге чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Л.Р.Билалова,методистлар Альбина Ринатовна һәм Илсөяр Ильдусовналар карадылар.Кичә ахырында Ләйсән Ракиповна үзенең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Милли йолаларыбызны,гореф-гадәтләребезне онытмыйча,күңелле итеп бер-беребез белән аралашып яшәсәк иде.

12 нче февраль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире Урта Нырты авыл клубы  белән "Әдәби манзара" дигән әдәби кунакханә уздырды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре № 3 “Шоколад” балалар бакчасы балалары белән тәрбияви чара уткәрделәр. Халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштырдылар, балаларнын кулларына вак моторика усешенә файдалы кунекмәләр ясаттылар

 11 февраль көнне Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2019" республика конкурсының зона этабы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

2019 елның 9 февралендә Олы Нырты авыл җирлегендә " Россия чаңгы юллары 2019» - «Татарстан чаңгы юллары 2019» массакүләм ярышлары булып узды. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International