2019 нчы елның 4нче мартында МБУ "Спорт комплексы" нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП арасында хатын-кызлар командалары арасында Саба муниципаль районы чемпионатының чираттагы уеннары узды.
Шәмәрдән бистәсендә атказанган спорт мастеры, ике тапкыр паралимпия чемпионы, якташыбыз Рушан Миннегулов призына “Сәламәтлек” чаңгы ярышы уздырылды. Чарада барлыгы 200гә якын кеше катнашты, алар һәммәсе дә грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Җиңүчеләр исә акчалата һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.
Олы Кибәче балалр бакчасында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан гаилә бәйрәме оештырылды. Чарада балалар, әтиләр һәм әниләр катнашты.
3 март көнне Тимершык авыл бозында, ачык һавада 2018-2019 елгы алкалы хоккей сезонын тәмамлау уңаеннан иптәшләрчә очрашу булып узды. Уенга Мишәбаш, Көек,Кызыл-Мишә, Тимершык командалары килгән иде. Ул көнне һава торышы яхшы булды, уенчылар матур уеннар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Мишәбаш командасы 1 урын, Көек,Кызыл-Мишә 2 урын, Тимершык 3 урынны яулады. Уеннарның иганәчесе Фаргать Яхъяевичка зур рәхмәт белдерәбез!
4нче март көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Курсабаш авыл китапханәсендә уздырылган "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар.
Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә «Гарденотерапия» технологиясе кулланып чәчәк үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр. Чәчәкләр утырту белән генә чикләнмиләр, тәрәзә төпләрендә суган да утыртканнар әле. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге кешеләрне бүлмә үсемлекләре белән аралашу аша социаль һәм хезмәт реабилитацияләү тора. Хезмәт күрсәтүчеләр эмоциональ, интеллектуаль, физик һәм эстетик үсеш ала. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп үсемлекләр үстерә һәм аларны карый.
Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә “ Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре уңаеннан ата-аналар өчен “Мужество,красота и любовь” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Ата-аналар балаларның чыгышларын көчле алкышларга кумделәр. Концерт кумәк җырлар, кумәк биюләр, нәфис сузләр белән урелеп барды. Балаларның сәхнәдә узләренең тотышлары таң калдырды. Бәйрәм кутәренке рухта барды. Бу тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләреннән бик зур көч таләп иткән, искиткеч бәйрәм булды.
5 март көнне 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Саба районы социаль яклау бүлеге район суд приставлары хезмәте, Саба районы прокуратурасы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире, опека һәм попечительлек органнары, Саба муниципаль районы Советы юристы белән берлектә ата-аналар алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалар белән гаиләләргә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү уздырылуы турында хәбәр итәбез.
Гражданнарны кабул итү урыны: «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасы( социаль яклау бинасы), 2 кат, актлар залы, каб. № 22 (штп. Байлар Сабасы, З. Юсупов ур., 7).
Балаларның һава торышы, табигать күренешләре турында күзаллауларын системалаштыру максатыннан Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Һава торышын күзәтү» лаборатория җиһазлары комплектын кулланалар.
2-3 март көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча үзешчән ярышларның икенче туры булып узды