2-3 март көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча үзешчән ярышларның икенче туры  булып узды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2-3 март көнне Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча үзешчән ярышларның икенче туры  булып узды.  Турнирда Татарстан Республикасы вәкилләре, шулай ук Чуваш Республикасы, Түбән Новгород, Самара, Марий-Эл Республикасы һәм Коми Республикасы кунаклары катнашты. Ярышлар ир - атлар һәм хатын-кызлар турнир сеткаларына өч төркемгә бүленде: "А", "В", "С".

Безнең бадминтончылар түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:

Ялгыз разряд:

2 урын - Миңнегалиев Илшат (А төркеме);

2 урын - Бедрицкий Евгений (В төркеме);

1 урын - Гыйльметдинов Айдар (с Төркеме) ;

3 урын - Зәйнеева Айгөл (с Төркеме);

Ир-атлар арасында парлы разряд:

2 урын - Габдулманов Рамил - Гыйльметдинов Айдар (с Төркеме);

Хатын-кызлар парлы разряд:

2 урын - Кәримова Сирина - Каюмова Адилә (с Төркеме);

Катнаш парлы разряд:

3 урын - Габдулманов Рамил - Кәримова Сирина (с Төркеме).

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International