"Әдәби манзара"-әдәби кунакханәсе

2019 елның 5 марты, сишәмбе

4нче март көнне Саба ҮКСы директоры Билалова Л.Р., китапханәчеләр һәм "Сөембикә" клуб берләшмәсе Курсабаш авыл китапханәсендә уздырылган  "Әдәби манзара"-әдәби кунакханәдә катнаштылар. Чара авылның китап укырга яратучылары катнашында бик җанлы һәм эчтәлекле узды. Укучылар яратып укый торган әсәрләр буенча фикер алышулар матур шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп алып барылды. Әдәби әсәрләрнең протатиблары катнашу, аларның чыгышлары чараны тагында тулыландырды. Авылның әдәбиятны чын күңеленнән яратучылары үзләренең матур фикерләрен,  матур теләкләрен бик җылы һәм матур итеп чарага килгән әдәбият сөюче авылдашларына җиткерделәр. Чара ахырында Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы  катнашучыларга үз фикерләрен, рәхмәт сүзләре әйтеп һәм истәлекле бүләкләр тапшырып тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International