27 май - кешеләр күңеленә рухи байлык, яктылык бүләк итүче китапханәчеләр көне. Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәм көннәрендә, Кызыл Мишэ авылында урнашкан "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты"нда булдылар. Балалар өчен махсус әкият тамаша күрсателде. "Укыйбыз. Иҗат итәбез. Үсәбез" исеме астында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен уздырылган Бөтенроссия конкурсында җинучеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханә хезмәткәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән җыелган акчаларга алынган күчтәнәчләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды. Бу изге эштә катнашкан һәм ярдәме тигән һәркемгә иң изге теләкләребезне һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
2019 елның 24 маенда Саба бистәсенең 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның кирәкле шарты буларак мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына район семинары узды.
26нчы май көнне Байлар Сабаның “Олимп” стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы булып үтте.
2019 елның 26 маенда «САБА-АРЕНА» УСК базасында «балаларны яклау көне» һәм «наркотикларга каршы Спорт " программасына багышланган Өстәл теннисы буенча Турнир узды.
25 май көнне Шекше төп мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шекше мәктәбен 13 укучы тәмамлап чыкты.
28 майда Россиядә Чик сакчылары көне билгеләп үтелә. 1918 елда Халык Комиссарлары Советы декреты белән РСФСР чикләрен чик буе саклау оештырыла. Шул ук вакытта чик сакчылары Баш идарәсе төзелә.
Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы агрономнары өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү турында таныклык алды.
Ике басу Арташ авылы спорт-мәдәният үзәгенә реконструкция башланып китте
24 майда ҖЧ "Игенче" җәмгыятендә, шушы җәмгыятнең төрле тармагында эшләп ялга чыккан Иләбәр, Эзмә, Өтернәс, Пүкәл , Тубән Утар авыллырында яшәүче өлкәннәрне чакырып ифтар ашы уздырылды.
2019 ел башыннан «Тургай» приютында «Гарденотерапия» программасы эшли. Әлеге программа буенча балалар гарденотерапия дәресләре белән танышалар, иң мөһим элементларның берсе-кул хезмәте. Балалар мондый дәресләрне бик яраталар.