ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе " ветераннар өчен ике айлык» дигән социаль акция турында искә төшерә, аның кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве өч көнлек срокта бара.  Әлеге акция 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде өч сәгать эчендә кайнар линиягә 70тән артык шалтырату килде! Гражданнар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, сезнең игътибарыгызга төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.

Олы Нырты авыл җирлегендә тузган торакны сүтү буенча эшләр алып барыла.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Яз җитеп яшел чирәм чыга башлау белән авылларда хуҗалык маллары көтүгә чыга башлый. Тимершык авыл җирлегендә шул уңайдан халык белән очрашып җыелышлар үткәрелде. Быел көнүзәк мәсьәлә булып көтүлекләргә электрон көтүче җайланмасы көйләп, көтүчеләрнең эшен җайлаштыру мәсьәләсе, көтү чыгар өчен Мишә елгасы аша вакытлыча күпер эшләү мәсьәләләре күтәрелде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

25 май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 5 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Балаларны бәйрәм белән районнан "Татэнергосбыт" оешмасы җитәкчесе Р.Х. Галимҗанов, район балалр иҗат үзәгенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайнетдинова Ф.Ф., авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һ.б. котлады. Бәйрәмдә катнашкан һәркем аларга уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

24 май көнне Олы Кибәче авылы мәчетендә ПАО "Ак барс банк" генераль директоры Гәрәев Зөфәр Фәнил улы ифтар ашы уздырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

        2019 нче елның 25 нче маенда Тимершык урта мәктәбендә 2019 нче елның чыгарылыш укучыларына багышланган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде.  11 нчы сыйныф укукчылары мәктәп белән саубуллаштылар.

        Сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Галимов Ильфат Рафинад улы бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Бәйрәмдә район башкарма комитетының икътисади эшләр бүлеге урынбасары Багманов Марат Мансур улының, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз бүлеге җитәкчесе Шамсевалиева Айгөл Марат кызының, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улының, ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы җитәкчесе Шаймарданов Раил Рафыйк улының, Кызыл-Мишә авылы имамы  Мөхәмәтҗанов Дамир Вакыйф улының котлау сүзләре яңгырады. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Без батыр хезмәтегез, үз халкыгыз өчен зур рәхмәт әйтәбез. Сезнең ярдәм белән, Безнең Ватан тыныч йоклый һәм яраткан туганнарыгыз кебек "алсу" төшләрне күрә. Бәхет Сезгә чик сакчылары, сәламәтлек һәм батырлык. Бәйрәм белән!


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

27 май көнне район мәдәният йортында авыл эшмәкәрлеген һәм кооперацияне үстерү атналыгы кысаларында "Үз кулыңда үсеш" дигән темага семинар узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачылар игътибарына театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бу чара барысына да яхшы кәеф тудырды, ә тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр.
 

     Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында урнашкан Билгесез солдат һәйкәлен төзекләндерү эше башланды. Әлеге эш җирле референдум нәтиҗәләре буенча халыктан җыелган акча хисабына башкарыла.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International