«Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның кирәкле шарты буларак мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына тәрбиячеләр өчен район семинары

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

2019 елның 24 маенда Саба бистәсенең 2 нче номерлы «Эллуки» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруның кирәкле шарты буларак мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү» темасына район семинары узды. Семинарга районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре чакырылган иде.

Семинарда катнашучыларны мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре сәламләде. Бакча мөдире Халиуллина Г. Н. мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге турында сөйләде.

Семинар кунаклары икенче кечкенәләр төркемендә «Агач кашыкта кунакта» дигән темага танып-белү эшчәнлеге, уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә дөнья һәм рәсем ясау буенча интеграцияләнгән «Тузганаклар» дип аталган шөгыль, зурлар төркемендә «А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятендә кунакта» дигән темага сөйләм үстерү шөгыле, мәктәпкә әзерлек төркемендә «Поиски сокровищ пирата Флинта» квест-уенын карадылар. Шулай УК «Картинка без запинки» һәм«Русская народная куколка Крупеничка»дип аталган темага мастер-класслардакатнаштылар. Семинар ахырындаколлективныңмәктәпкәчәяшьтәгебалаларныңинтеллектуальһәмиҗадисәләтләренүстерүбуенчаэшчәнлегенә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International