«Бәхет минуты бүләк ит " акциясе

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

27 май - кешеләр күңеленә рухи байлык, яктылык бүләк итүче  китапханәчеләр көне. Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба  үзәк китапханәсе  хезмәткәрләре үзләренең  һөнәри бәйрәм көннәрендә, Кызыл  Мишэ авылында урнашкан "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернаты"нда булдылар. Балалар өчен махсус әкият тамаша күрсателде. "Укыйбыз. Иҗат итәбез. Үсәбез" исеме астында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр өчен уздырылган Бөтенроссия конкурсында җинучеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Китапханә хезмәткәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән җыелган акчаларга алынган күчтәнәчләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды. Бу изге эштә катнашкан һәм ярдәме тигән һәркемгә иң изге теләкләребезне һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International