Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Шытсу авыл җирлегендә тыл ветераннарын хөрмәтләделәр. Авыл җирлеге башлыгы, Мәдәният бүлеге начальнигы һәм “Юнармия” хәрәкәте активистлары белән берлектә ветераннарга бүләкләр һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау открыткасын тапшырдылар.
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципальрайоны Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 17 апрелендәге боерыгы нигезендәбезнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "икенче спорт разряды" бирелде: - Хасанов Наир -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Башаров Вильдан -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы) Наир белән Вильданны котлыйбыз, спорт осталыгыныңалга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрнеҗиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргәирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!
"Без бергә" Республика балалар халык иҗаты конкурсының зона этабы
2025 елның 18 апрелендә Әтнә районында «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабы узды, анда Саба муниципаль районы укучылары һәм иҗат коллективлары катнашты.
21нче апрель – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Ф.Ф. белән очрашу булып узды.
1 апрельдән Түбән Шытсу төп мәктәбе “Экояз” марафонына кушылды. Марафон кысаларында үткәрелүче “Бумбатл”, Батареяны тапшыр- табигатьне сакла!”, “Канатлы дусларыбызга булыш”, “Хәтер бакчасы” акцияләрендә укучылар актив катнаштылар.
Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында, 16 апрель көнне, ачык һавада "Күңелле балачак" дигән чара узды.
17-18нче апрель көннәрендә Казанда ике яшь категориясендә ТР Шәхси кубогының 2 туры узды: 2010г һәм олырак ( Б) һәм 2011г яшьрәк. 2010 һәм аннан өлкәнрәк категориясендә Айназ ялгыз разрядта 1 һәм ир-атлар арасында парлы разрядта 2 урын алды. 2011 категориясендә ир-атлар арасында ялгыз разрядта Рахимов Адель
, ир-атлар арасында парлы разрядта Галимуллин Рәсүл шулай ук
урын яулады. Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара Ике басуАрташ мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Чарада катнашучылар тарихи һәйкәлләр һәм туган як территориясендә урнашкан урыннар буйлап экскурсия ясадылар . Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән катнашучылар Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров һәйкәлендә булдылар. Алар аның никадәр батыр булганын һәм үз Ватанын ничек саклаганын белделәр